https://tnv.ru
14 Март 2025, 11:07
28
0

Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тикшергән һәр икенче товар тиешле таләпләргә җавап бирми. Сөт ризыкларының составы кабында язылган белән туры килми, ә салат-роллыларда эчәк таякчыгы табыла.
Интернеттан алган товарларның сыйфатына карата да шикаятьләр арта. Бәйрәмнәрдән соң чәчәк бәйләмнәреннән канәгать булмаучылар күбәйгән.
Бу хакта бүген Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган матбугат очрашуында сөйләделәр. Халыкны тагын ничек алдыйлар? Болар хакында тулырак Инзилә Хөсәенова.
Бүлешергә
Комментарии 0