https://tnv.ru
14 Март 2025, 11:35
22
0

Россиядә кар барслары саны 10нан 87гә кадәр арткан. Бу хакта табигатьне саклау буенча халыкара форумда "Ирбис" Төбәкара ассоциациясенең Гомуми Җыелышы рәисе Али Узденов хәбәр итте.
Форумда кар барсын саклау чаралары турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Экология министрлыгы башлыгы Александр Шадриков бу вакыйганың мөһимлеген ассызыклап, республиканың сирәк төр хайваннарны саклау мәсьәләләрендә актив катнашуын ассызыклады.
13 марттан 15нә кадәр Казанда кар барсларын өйрәнү һәм саклау буенча халыкара конференция үтәчәк. 12 илдән белгечләр килүе расланган. Бу - шушы ерткыч яши торган җирлек вәкилләре.
"Әлеге конференцияне уздыру безнең өчен мөһим вакыйга", ди Республика Рәисе. Чөнки барс - Татарстанның символы булып тора.
Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән Алтайда әлеге җанвар үрчетү буенча фәнни үзәк төзелгән. Хәзер анда өч барс яши. Гомумән алганда, Россия территорисендә аларның саны 80 тирәсе.

Бүлешергә
Комментарии 0