Онлайн трансляция

Свернуть

Капиталь ремонтка дигән акчалар кая китә?

Капиталь ремонтка дигән акчалар кая китә?

https://tnv.ru

17 Март 2025, 12:00

18

0

Капиталь ремонтка дигән акчалар кая китә?
Быел Татарстанда күп фатирлы йортларны төзекләндерүгә 1 ярым тапкырга күбрәк акча бүлеп бирелгән. 11 миллиард сумга 209 мең татарстанлының торак шартларын яхшыртмакчылар.

6 миллиардка якыны - халыктан җыелган. Әмма елдагыча тармакны - махсус счетларда тупланып бара торган акча мәсьәләсе борчый. Кешеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне ай саен күчереп бара, ә менә идарәче оешма, торак милекчеләре ширкәтләре аларны максатчан кулланмый икән.

Берәүләр - юрист хезмәтенә тота, икенчеләре йортның бурычларын каплый, ди белгечләр. Нәтиҗәдә, капиталь ремонтка акча җитмәве ачыклана.

Без торак инспекциясе җитәкчесе китергән бер мисалга игътибар иттек. Александр Тыгин, быел ремонтланырга тиешле һәм акчалары махсус счетка тупланып баручы 22 йортның 4сендә генә сумма җитәрлек күләмдә сакланган ди. Моны ничек аңларга? Ни өчен махсус счетлардагы акча тиешенчә контрольгә алынмаган? Кара исемлеккә нинди оешмалар кертелгән? Сорауларга җавапны Рүзәл Шәрипов эзләде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар