https://tnv.ru
18 Март 2025, 11:10
200
0

Узган төнне Башкортстанның Алга авылындагы ике катлы йортта янгында җиде яшьлек кыз, ике биш яшьлек игезәк кыз, ике өч яшьлек игезәк малай һәм 33 яшьлек ир-ат һәлак булган, дип хәбәр итә Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Ведомство мәгълүматлары буенча, күршеләр янгынны үз көчләре белән сүндерә башлаган. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килү вакытында ачык янгын юк ителгән була.
Фаҗига вакытында әнисе эштә була, ә балалар белән аның тормыш иптәше кала. Янгынның мәйданы 2,5 квадрат метр тәшкил итә.
Фото: t.me/mchsrb01

Бүлешергә
Комментарии 0