https://tnv.ru
24 Март 2025, 15:02
10
0

Быелгы язның баш бәласенә әверелгән проблемасы - һава торышының бик җылы торып, Татарстан халкының сулыкларда үз иминлеген сакламавы. Казанда март башыннан дүртенче тапкыр температура рекорды куелды. Шушы чорда боз астына китеп 6 кешенең гомере өзелде. Бу - соңгы 5 елда иң куркыныч күрсәткеч! 2021 елда 2 кеше үлгән, аннары һәлак булучылар теркәлмәгән була.
Халык социаль челтәрләрдә аларны "үз-үзенә кул салучылар" дип атады. Чаллы мэры "1 килограмм балык өчен җанын бирергә әзер булучылар" дип белдерде.
Сишәмбе көне берюлы 3 балыкчының гомерен алып китте. Фаҗигалар Минзәлә һәм Менделеевскида килеп чыга. Бу проблеманы хәтта Хөкүмәт утырышында күтәрделәр. Ни өчен балык гомердән кадерлерәк соң? Рүзәл Шәрипов сорауга җавап эзләп балыкчылар янына юл тотты.

Бүлешергә
Комментарии 0