Онлайн трансляция

Свернуть

Ни өчен Россиядә төрек сериалларын тыярга җыеналар?

Ни өчен Россиядә төрек сериалларын тыярга җыеналар?

https://tnv.ru

31 Март 2025, 10:49

205

0

Ни өчен Россиядә төрек сериалларын тыярга җыеналар?

Ике атна тирәсе элек илдә төрек фильмнарын тыярга дигән каршылыклы фикер яңгырады. Моңарчы да бер-ике тапкыр әйтеп караганнары бар иде. Әмма "тормышка ашмастай идея" буласын алдан белә торган шикелле, фикер алышудан ерак китмәде.

Менә шушы шаукымда Татарстанда галимнәре Республикада чит ил кешеләре белә гаилә кору очраклары санын игълан итте. Демография үзәге мәглүматы буенча, 2023нче елда 600 хатын башка илдән килгән кешегә кияүгә чыккан. Төрек сериалларын тыярга дигән иптәшкә уйланырлык сан: шушы 600 кешенең күп өлеше - 127се - бу 21%ы - таҗиклар бн гаилә корган. Икенче урында үзбәкләр, өченчедә - азербайҗаннар. Ә менә төрекләргә 33 кыз гына кияүгә чыга нибары 5%.

Безнең кызларның сайлау теләгенә нәрсә йогынты ясый? Таҗикларның статистикада зур урын алуы нәрсәгә бәйле? Һәм Кара диңгез аръягыннан килгән сериаллар бүген гаиләгә куркыныч тудыручы төп сәбәпме? Алия Хәйретдинова репортажы.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар