Онлайн трансляция

Свернуть

"ТАТАР СҮЗЕ" бәйгесенең сайлап алу этабы тәмам

"ТАТАР СҮЗЕ" бәйгесенең сайлап алу этабы тәмам

https://tnv.ru

01 Апрель 2025, 15:11

116

0

"ТАТАР СҮЗЕ" бәйгесенең сайлап алу этабы тәмам
«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең сайлап алу этабы тәмам. Жюри тарафыннан 4500 гариза арасында 38 җиңүче билгеләнде.

Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.

Бәйгегә 2024 нче елның июнендә старт бирелгән иде. Гаризалар алты ай дәвамында кабул ителде. Быел 13 март көнне «ШАЯН ТВ» телеканалында бәйгенең жюри утырышы узды. Барлык эшләрне бәяләгәннән соң, дәрәҗәле жюри тарафыннан финалга үтүчеләрне билгеләнде. Аларның һәркайсына акчалата премия тапшырылачак. Быел әлеге грандиоз бәйге тагын да күбрәк премиаль фонд белән аерылып тора. Ул 2 000 000 сумны тәшкил итә.

Елдагыча «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр дә катнашты. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнә.

Быелгы бәйгенең шигаре «Татар сүзе - чиксез». Конкурста бөтен Россиядән 4500 артык кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә үзләренең эшләрен тәкъдим итте. Иң кечкенә катнашучыга 2 яшь, иң олысына 100 яшь. Бәйгенең географиясе дә киңәя: Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркиядән катнашучыларның булуы – милләтәшләребезнең бәйгегә карата зур кызыксыну белдерүен тагын бер кат дәлилләде.

Быел махсус «Туган тел» номинациясенә кызыксыну тагын да артты. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша. Катнашучылар үз туган телләрендә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкара.

Бәйгегә килгән эшләрне «ТНВ» һәм «ШАЯН ТВ» телеканалларында даими чыгып баручы махсус кыска программаларда күреп була (150 программа).
Оештыру комитеты тарафыннан барлык катнашучыларга да 24 апрельгә кадәр электрон рәвештә Рәхмәт хатлары җибәреләчәк.

Җиңүчеләр исемнәре быел 24 сентябрь көнне тантаналы рәвештә Гала-концертта билгеле булачак. Шулай ук «Татар сүзе» җиңүчеләре белән 5 телевизион программа, 38 видеоролик төшереләчәк. Бу проектлар «ТНВ», «ШАЯН ТВ»да һәм каналларның рәсми аккаунтларында чыгачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар