Онлайн трансляция

Свернуть

Кисәтеп торуга карамастан, халык язгы бозга чыгуын дәвам итә

Кисәтеп торуга карамастан, халык язгы бозга чыгуын дәвам итә

https://tnv.ru

03 Апрель 2025, 14:24

Берничә көн рәттән республикада температура рекорды куелуга карамастан, халык язгы бозга чыгуын дәвам итә.

Ык елгасының Минзәлә районындагы өлешендә 38 яшьлек ир-атны коткарырга туры килә. Ул балык тотарга чыккан, әмма боз - авырлыгын чыдатмаган. Фотодан күренгәнчә, МЧС хезмәткәрләре аны такталар куеп чыгарган.

Бүген иртән Казанның Җиңү паркындагы сулыкта бер ир-атны күреп алалар. Ул боз өстендә йөргән, аздан гына батмый кала. Монда елганың тулысынча ачылып беткән урыннары күренеп торса да, бу кеше иминлеге турында кайгыртуны кирәк тапмаган, күрәсең. "Коткарыгыз!" дип кычыкырганын ишетеп, узып баручылар ашыгыч хезмәтләрне чакырткан. Табиблар аны машинада җылытып, хастаханәгә алып китә.

Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышында карагыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар