https://tnv.ru
09 Апрель 2025, 16:57
333
0

Бүген Әлмәт Татар дәүләт драма театрында «Ватан 21 век» һәм ТНВ төшергән «Кеше китә - җыры кала» телесериалының презентациясе узды. Чара барышында сериалның бер сериясе күрсәтелде һәм анда катнашкан актерлар белән очрашу булды. Әлеге тамашаны карарга зал тулы кеше җыелды. Сериалда төп рольләрне Әлмәт театры актерлары Илсур Хәертдинов белән Ләйсән Әхмәдиева башкарды.

«Ватан 21 век» кинокомпаниясе «Кеше китә - җыры кала» сериалын Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы белән төшерде. Сериал Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм В.Д Шашин исемендәге «Татнефть» АҖ компаниясе ярдәмендә әзерләнде.

«Кеше китә - җыры кала» сериалында вакыйгалар 1930-1960 елларда Кара Чыршы дип аталган татар авылында бара. Берничә буын язмышы аша илдә булган шатлыклы hәм фаҗигале вакыйгалар, тормыш ыгы-зыгысы, татар авылы күрсәтелә.

Телесериал Кара Чыршы авылында яшәүче колхозчылар Шәяхмәт абый белән Зәйнәп апаның уллары Хәкимулла белән Нургали язмышы турында. Бөек Ватан сугышы алдыннан Хәкимулла өйләнгәндә, аннары тормыш иткәндә төрле көлкеле, моңсу, аянычлы хәлләргә очрый.
«Кеше китә - җыры кала» сериалы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 28 апрельдә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында күрсәтеләчәк.
Сериалда төп рольләрне Илсур Хәертдинов, Ләйсән Әхмәдиева, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Эмиль Талипов, Олег Фазылҗанов, Лилия Мәхмүтова, Зөфәр Харисов, Фәридә Сафина, Алсу Каюмова, Руслан Әюпов, Сиринә Хисмәтуллина, Илсаф Нәҗипов, Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов, Рузанна Хәбибуллина, Гөлшат Абдулманова, Айзат Хәйруллин, Әдилә Хәсәнова һәм башкалар башкара. Проектта Татарстанның 10 театрыннан йөздән артык актер катнашты.
«Кеше китә - җыры кала» сериалының режиссеры — Александр Далматов, баш оператор — Максим Самсонов, баш рәссам Булат Гыйльванов, композитор — Миләүшә Хәйруллина, башкарма продюсерлар — «Хыял» продюсерлык үзәге җитәкчеләре Нияз Сабиров һәм Эдуард Никитин.

Бүлешергә
Комментарии 0