Онлайн трансляция

Свернуть

Җәйгә әзерлек: быел балалар кайда ял итәчәк?

Җәйгә әзерлек: быел балалар кайда ял итәчәк?

https://tnv.ru

10 Апрель 2025, 12:04

55

0

Җәйгә әзерлек: быел балалар кайда ял итәчәк?
Бу җәйдә республикадан 7 меңнән артык баланы диңгез яр буендагы лагерьларга ял итәргә җибәрергә җыеналар.

 Гадәттә, Татарстан укучылары «Артек», «Орлёнок» «Витязево» үзәкләренә бара. Әмма быел мондый ял кайбер әти-әниләрне борчуга да салган. Чөнки узган елның декабрь аенда Кара диңгез яр буйларына мазут таралды.

Шуңа ял итәбез дип барган балалар сәламәтлегенә зыян килмәсме? Гомумән быел Татарстанда күпме укучыга лагерьга юллама биреләчәк? Җәйге ялны оештыру үзенчәлекләре хакында Эльмира Имамиева сөйләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар