Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ хезмәткәрләре Радик Фәрхуллин белән хушлашты

ТНВ хезмәткәрләре Радик Фәрхуллин белән хушлашты

https://tnv.ru

10 Апрель 2025, 14:39

313

0

ТНВ хезмәткәрләре Радик Фәрхуллин белән хушлашты
Татарстан журналистикасы һәм безнең телерадиокомпания өчен зур югалту. Хезмәттәшебез, ТНВның яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин узган төндә - озак вакытка сузылган авырудан соң арабыздан китеп барды. Аңа нибары 49 яшь иде. Бөтен гомерен журналистикага багышлады.

Үз эшенең чын остасы булды. Телевидениедә хезмәт юлын корреспондент буларак башлап, ТНВның Яңалыклар бүлегендә баш редактор вазыйфасына күтәрелде. Соңгы елларда продюсер буларак, чыгарылышларны эфирга әзерләде. Нинди генә эштә булмасын, һәрвакыт ачык күңелле, көләч йөзле иде, күтәренке кәефе белән якын-тирәдәгеләрне рухландырып торды ул. Авырган чагында да бирешмәде, сынмады, соңгы көннәренә кадәр көрәште.



Бүген ТНВ бинасы каршына хушлашырга дип аның туганнары, дуслары, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре җыелды. 



Аңа тормышта авыр сынаулар аша үтәргә туры килде. Озак еллар Радик мәкерле чир белән көрәште. Ләкин сиздермәде. Һәрвакыт күтәренке рухта булып, тормышны тагын да яратып, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә омтылды.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар