Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бер айга диярлек янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстанда бер айга диярлек янгынга каршы махсус режим кертелә

https://tnv.ru

10 Апрель 2025, 17:06

50

0

Татарстанда бер айга диярлек янгынга каршы махсус режим кертелә
Татарстанда 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Карарны Республиканың премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре һәм балалар лагерьлары территориясендәге мангалларда, мичләрдә һәм янмый торган башка савытларда ашарга пешерергә ярамый. Бу чикләү рестораннарга, кафе һәм барларга кагылмый.

Моннан тыш, табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану һәм корылма эчендә ачык ут һәм һаваны җылыту хисабына күтәрелә торган янучан материаллардан идарә ителми торган эшләнмәләрне куллану тыела.

Район башлыкларына торак пунктларда янгынга каршы вакытлыча постлар оештырырга һәм урманнарны коры үләннәрдән, ауган агачлардан һәм кисү калдыкларыннан чистартырга куштылар.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар