Онлайн трансляция

Свернуть

Транспорт министрлыгыннан авыл халкына киңәш: "Автобус юк икән, телефоннан юлдаш эзлә!"

Транспорт министрлыгыннан авыл халкына киңәш: "Автобус юк икән, телефоннан юлдаш эзлә!"

https://tnv.ru

14 Апрель 2025, 11:41

Авыллардан Казанга яки район үзәкләренә барып җитү бәласә беркая да китми. "Адымнар" тапшыруы Татарстан чигендә урнашкан Чүпрәле районында булып кайтты. 

Автобус булмау сәбәпле, районда пассажирлар йөртүче эшмәкәрләр-юлдашлар барлыкка килә. Чүпрәледә дүрт "Лада Ларгус" машинасы ике-өч көнгә бер Казанга барып кайта. Интернет челтәрендә группалары бар. Башкасы булмагач, чара юк, ди халык.

Вакыт тыгыз икән, Юлдашларны көтмичә дә Казанга барып җитеп була. Беренчесе - Иске Чүпрәледән Буага кадәр такси яллап. Ә Буадан көн дә Казанга кадәр автобус йөри. Таксига 3-4 мең түлибез, ди халык. Икенче ысул - Иске Чүпрәледән - Борындык авылына кадәр. Моннан Казанга поезд йөри. Бу юл арзанга төшсә дә, тимер юл транспортында биш сәгать барасы. Казанга такси белән барам дисәң, сигез-ун мең сум кирәк.

Тулырак, втобус булмаганлыктан, машина туктаганын көтеп туңып беткән, Айгөл Хәйретдинова репортажында. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар