Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанлылар язгы йолдыз атылуны күзәтә алачак

Татарстанлылар язгы йолдыз атылуны күзәтә алачак

https://tnv.ru

14 Апрель 2025, 13:49

172

0

Татарстанлылар язгы йолдыз атылуны күзәтә алачак

Татарстанлылар язгы йолдыз атылуны күзәтә алачак. Күпләрнең күңеленә хуш килгән, хәтта җырларда җырланган астрономик күренешне 16нчы апрельдән манзара кылырга мөмкин. Әмма аның иң көчле вакыты - 22сеннән 23нче апрель төненә туры килә. 

"Сәгатенә 18 йолдыз атылачак" - ди белгечләр. Апрель аендагы галәмдәге бу хозурлык Лирида метеор агымы дип атала. "Хәзер ул инде сүлпәнрәк.18нче гасырда сәгатенә 700 метеор күреп булган" - ди галимнәр. 

Йолдыз атылганны карау өчен шәһәр читенә чыгарга кирәк. Күпсанлы яктыркычлар булу сәбәпле, калаларда мондый күренеш белән хозурлану мөмкин түгел, дип хәбәр итә "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышы.  

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар