https://tnv.ru
15 Апрель 2025, 15:36
Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә 5 яшьлек кыз үлгән. Әлегә мәгълүм фараз буенча - аның бавыры өзелгән.
Берничә көн элек температурасы күтәрелә, табиб чакырталар. ОРВИ диагнозы куеп, кыз баланы медицина үзәгенә алып китәләр, реанимациядә җан бирә. Ул - гаиләдә бердәнбер бала, майда 6 яше туласы булган.
Тикшерү комитеты "Саксызлык сәбәпле кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Экспертизалар үткәрәләр. Россия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерүнең ничек баруы турында мәгълүмат сораткан. Барлык материалларны да хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырдык, диләр медицина үзәгендә.
Бу хакта тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә карагыз.
Фото: TNV.RU
Бүлешергә
Комментарии 0