Онлайн трансляция

Свернуть

Халык артисты Фидан Гафаров вафат

Халык артисты Фидан Гафаров вафат

https://tnv.ru

27 Апрель 2025, 14:39

676

0

Уфада Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, легенда, Башкорт драма театрының танылган актеры, тулы бер чорны гәүдәләндергән Фидан Гафаровның йөрәге туктаган. Аңа 77 яшь була. Кайгылы хәбәрне Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Һәр кешенең иҗатында ниндидер үз, туган һәм якын нәрсәсе бар. Минем өчен бу һәрвакыт Фидан Гафаров башкаруында „Ҡышҡы романс“ җыры булды. Хәтерлим әле, балачакта, иртән радиодан Фидан Гафаров җырлаганда, әни һәрвакыт тавышны ачуны сорый иде", - дип уртаклашты Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

Хәбиров билгеләп үткәнчә бу бөтен республика өчен зур югалту. ТНВ коллективы якыннары һәм туганнары кайгысын уртаклаша.

Фото: Скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар