Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда судьяның фаҗигале үлеменнән соң тикшерү бара

Татарстанда судьяның фаҗигале үлеменнән соң тикшерү бара

https://tnv.ru

06 Май 2025, 13:37

385

0

Татарстанда судьяның фаҗигале үлеменнән соң тикшерү бара
Татарстанда судья хатын-кызның фаҗигале үлеменнән соң тикшерү бара. Кама Тамагы районында 34 яшьлек Диләрә Сафина вафат булган.

Кайбер телеграм каналлар башта аны йөрәк өянәгеннән үлгән дигән хәбәр таратса, Казанда үткәрелгән экспертиза вакытында сөрем газы белән агуланган дип шикләнәләр.

Шул сәбәпле, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгата. Хәзер судья яшәгән һәм аның күршесендәге йортта газ бирүне туктатканнар, җиһазларының төзеклеген тикшерәләр. Мондый хәл кабатланмас дип беркем дә ышандыра алмый - шунысы куркыта, ди биредә яшәүчеләр. Ни өчен алар шулай дип шикләнә? Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар