Онлайн трансляция

Свернуть

Төнлә Казанның Вознесение трактында ике чит ил машинасы катнашында куркыныч авария килеп чыга

Төнлә Казанның Вознесение трактында ике чит ил машинасы катнашында куркыныч авария килеп чыга

https://tnv.ru

20 Май 2025, 16:03

Бүген төнлә Казанның Вознесение трактында куркыныч авария килеп чыга. М7 трассасы ягына барганда "Порше" машинасы - алдындагы "Рено"га килеп керә. Ул шулкадәр көчле бәрелә ки, "Рено"ны башта юл читенә алып ата. Аннары машина урталай өзелә. 

Аның өлешләре асфальт буенча берничә метр ераклыкка тарала. "Порше" машинасы белән идарә иткән 34 яшьлек ир-атның исерек булуы ихтимал. Аны медицина тикшерүе узарга җибәргәннәр. "Рено"да барган ир-атны авария урыныннан хастаханәгә алып китәләр. Ул баш сөяге җәрәхәтләре алган. Аңа да 34 яшь, диләр дәүләт автоинспекциясендә.

Ике машина йөртүченең дә 15 ел стажы бар. Әмма юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, соңгы 2 елда һәрберсенә ким дигәндә 30 тапкыр штраф салынган.

Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ннән белә аласыз.

Фото: t.me/mash_iptash

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар