Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесенә карата суд эше: бүгенге көнгә нәрсә билгеле?

Татарстан ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесенә карата суд эше: бүгенге көнгә нәрсә билгеле?

https://tnv.ru

22 Май 2025, 10:41

Татарстан ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесенә карата кузгатылган җинаять эше буенча суд утырышлары ахырына якынлаша. Кичә Казанның Вахитов районы судында акчаны үзләштерү схемалары каралды. 

Шулай ук зыян күрүчеләр сүз тотты, хокук сакчылары эшнең язма материалларын өйрәнде. Гөлшат Нигъмәтуллина вазифаи вәкаләтләрен арттыруда һәм мошенниклыкта гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразы буенча, 2020нче елда ул - үзенең урынбасары һәм баш бухгалтерга - ЗАГС бүлекләрендә эшләүче хезмәткәргә түләнгән премия акчаларын кире җыярга кушкан. Бу - 16 миллион сум. 

Аларны архив документларын цифралаштыру өчен түләгән булганнар. Суд залыннан - Лиана Бәхтиева репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар