https://tnv.ru
30 Май 2025, 14:15
Татарстанда коену сезоны ачылачак. 1 июньнән 54 рәсми пляж эшли башларга тиеш. Дүртесе - яңа. Алар - Буа, Әлмәт, Алабуга һәм Яр Чаллыда урнашкан.
Казанда бүген көн бик эссе булды. Шуңа күрә елга буйларында кеше күп иде. Пляж ачылмаган дип тормыйлар - коенучылар да бар. Димәк, аларның иминлеге тәэмин ителми. Быел Яр Чаллыда комлыкларның берсен эшмәкәр үзенә алган һәм аны заманча ял урыны итмәкче.
Пляжларда нинди таләпләр үтәлергә тиеш? Бу хакта хәбәрчеләребез Эльмира Имамиева белән Луиза Сафуанова сөйләр.
Бүлешергә
Комментарии 0