https://tnv.ru
30 Май 2025, 17:17
87
0
Күлләр, елгалар юкка чыгачак, үсемлек, кош һәм җәнлекләргә яшәү чыганагы калмый. Яшел Үзәндәге Идел-Кама тыюлыгы янында урнашкан "Восточно-Соловьевское" дигән участокның язмышы өчен борчылалар.
Табигатьнең матур урынын саклап калырга теләүчеләр бүген Идел буе округы арбитраж судына килде. Монда Ресурснедр оешмасы белән экология министрлыгы арасындагы бәхәс белән бәйле эшне карадылар. Предприятие тыюлык янындагы участокта ком чыгарып, табыш алырга тели, ә министрлык рөхсәт бирми.
"Уникаль экологик система юк ителәчәк", диләр. Мәхкәмә утырышыннан - Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0