https://tnv.ru
04 Июнь 2025, 10:33
Республикадагы 23 лагерь янгын куркынычсызлыгы тикшерүен уза алмаган. Иң күп хокук бозу очраклары - Биектау, Югары Ослан, Кукмара районнарында була. Ачыкланган хилафлыклар төзәтелмәсә, әлеге лагерьлар эшләмәячәк.
Бу хакта журналистларга Хөкүмәт Йортында сөйләделәр. Быел Республика лагерьларында 200 меңнән артык бала ял итәр, дип планлаштырыла. Татарстаннан Кара диңгез буена баручылар да байтак.
Малайлар һәм кызларның ялын оештыруга 2 миллиард ярым сум акча бүленгән. Лагерьда иминлекне ничек тәэмин итәргә җыеналар? Иң кыйммәтле юлламалар кайда? Моны Рүзәл Шәрипов белеп кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0