Онлайн трансляция

Свернуть

Цифралаштыру министрлыгында махсус режим вакытында мобиль интернетны чикләүләрен аңлаттылар

Цифралаштыру министрлыгында махсус режим вакытында мобиль интернетны чикләүләрен аңлаттылар

https://tnv.ru

18 Июнь 2025, 11:37

Цифралаштыру министрлыгында ни өчен махсус режим вакытында мобиль интернетны чикләүләрен аңлаттылар. "Пилотсыз очу аппаратлары мобиль интернет аша идарә ителергә мөмкин.

Шуңа халыкның иминлеген тәэмин итү өчен, Республикага дроннар һөҗүме янаганда аны вакытлыча чикләү карары кабул ителә. МЧС әлеге режимны алуга, чикләү дә гамәлдән чыгарыла", дип белдерделәр. Бу - Татарстан өчен әлегә яңа һәм бик мөһим карар.

Аны узган ялларда - Республикага дроннарны күпләп җибәргәч, куллана башладылар. Хәзер интернет - таксида йөрү һәм банк картасы аша түләү өчен кирәк. Шуңа әлеге максатлар өчен булса да, аны өлешчә бирү мөмкинлеге карала, дип хәбәр ителә. Татарстан халкына Вай-файдан файдаланырга киңәш итәләр. Ул кайбер парк һәм сәүдә үзәкләрендә бушлай эшли.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар