https://tnv.ru
19 Июнь 2025, 16:35
151
0

Урам тулы сыра. Бүген төнлә Казанның Оренбург трактыннан узучылар шундый гаҗәеп күренешкә тап булды. Юлда таралып яткан бу шешәләр йөк машинасыннан төшеп калган. Автомобиль тәгәрмәчләре астында калып аларның күбесе ватыла, сыра юлга аккан.
Бу урында хәрәкәт чикләнгән, бөке барлыкка килә. Шаһитлар әйткәнчә, йөк машинасына тагылган прицеп өзелеп калган була. Автомобиль йөртүче, күрәсең, моны сизмәгән - ул туктамый. Әмма инспекторлар аның юлын бүлеп - гадәтән тыш хәл урынына кире борып җибәргән.
Бу кешенең Чабаксар шәһәреннән булуы билгеле. Әлеге урынга юл хезмәтләрен чакырганнар. Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә карагыз.
Фото: соц.сети

Бүлешергә
Комментарии 0