https://tnv.ru
19 Июнь 2025, 16:52
Татарстанда пилотсыз очкычлар һөҗүм ясарга мөмкин дип кабат кисәттеләр. Мондый белдерү 6 сәгать тирәсе гамәлдә булды. Иртәнге 4 тулып киткәч кертелеп, көндезге 11нче яртыда алына. Бу вакытта кайбер операторлар мобиль интенернетны өзеп торды. Төнлә Россия төбәкләрендә 81 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Оборона Министрлыгында шул хакта әйттеләр.
МЧС, дроннар һөҗүм итү куркынычы булганда, нинди саклану чаралары күрергә кирәклеген искәртте. Урамда калгансыз икән - якындагы берәр бина эченә яшеренегез. Автомобильдә булсагыз - аннан чыгу һәм мөмкин булган урында ышыклану мөһим. Бина эчендәге кешеләргә иң аскы катларга төшү зарур, лифтта йөрергә ярамый. Фатир эчендә булсагыз - тәрәзәсез бүлмәгә кереп идәнгә утырырга кирәк. Бәреп төшерелгән пилотсыз очкыч кисәкләренә юлыксагыз - алар янына якын килү тыела. Тиз арада бу урыннан ераккарак китү мөһим. Бу хакта "Татарстан хәбәрләре" аша белә аласыз.
Фото: МЧС
Бүлешергә
Комментарии 0