https://tnv.ru
23 Июнь 2025, 15:00
38
0

22 июнь безнең илдә - Хәтер һәм кайгы көне. 84 ел элек иртәнге сәгать 4тә ил тарихына иң канкойгыч булып кереп калган Бөек Ватан сугышы башлана. Якшәмбе иртәнге дүрттән, Россиянең барлык төбәкләрендә - Ватанны саклап яу кырында ятып калган солдатларны, әсирлектә һәлак булучыларны, тылда ачлыктан үлүчеләрне искә алачаклар.
Ватанны саклаучы елында Бөтендөнья татар конгрессы, Фәннәр академиясе — туган якны өйрәнүчеләр белән берлектә билгесез батырларыбызның исемен ачыклау һәм милләттәшләргә таныту максатын куйды. Герой исеме алган татарлар бар, Герой исеменә тәкдим ителеп аны алмый калучылар. Шул ук вакытта, яуда батырлык күрсәтеп, аның каһарманлык тарихы җәмәгатьчелеккә чыкмаган очраклар бихисап. Үз ягында билгеле булып та, татар дөньясына танылмаган милләттәшләребез күп. Бу яңа проект әнә шундый олуг эшне үз эченә ала. Люция Нотфуллина репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0