https://tnv.ru
25 Июнь 2025, 11:00
66
0

Ул елгада хәзер коенып та, мал-туарга су эчереп тә булмый. Халык — Республиканың ике районы — Баулы белән Ютазы аша агучы Дим елгасының пычрануыннан зарлана.
Дим-Тамак авылында яшәүчеләр: хәзер әлеге урын — юынтык су каналын хәтерләтә, дип саный һәм килеп чыккан хәлне «экологик бәла» дип атый. Проблема июнь башында килеп чыга һәм 2-3 атнада елгада бернинди тереклек калмаган. Халыкның фикерен экологлар раслый — зыянлы химик матдәләр нормадан бермә-бер артып киткән була.
Җирле үзидарә җитәкчелеге һәм кешеләр күрше Баулы районында урнашкан био-технология комбинаты эшчәнлегеннән шикләнә. Килеп туган хәл турында — киләсе минутларда сөйләрбез.

Бүлешергә
Комментарии 0