https://tnv.ru
30 Июнь 2025, 16:31
48
0

Рәис сайлавы һәрчак зур активлык белән уза һәм халыкны җәлеп итә. Ул — төбәктә төп вазифаи зат булудан тыш, бөтен татарларның тарихи Ватаны саналган Республика җитәкчесе дә. Ә татар дөньясының Казан, Татарстан белән элемтәләре нык. Бу эшчәнлек инде 30 елдан артык алып барыла һәм аның төрле форматлары бар.
Шуларның берсе — милләттәшләр күпләп яшәгән төбәкләрдә Сабантуен оештыру. Минемчә, ул бәйрәм генә түгел. Ул татар яшәгән күркәм бер җирлекне сайлап алып, мондагы халыкның күркәм эшләрен һәм милләтне, татар авылларын саклауга омтылышын башка якларда яшәүчеләргә дә күрсәтү. Шуның белән бер-берсендә илһам, өмет уяту, үзеңне көчле милләтнең бер вәкиле итеп тоярга ярдәм итү. Ә бу бит милли җанлы һәр кеше өчен кирәкле әйбер.
Бүген милләттәшләр күрше Киров өлкәсенең Нократ Аланына җыелды. Монда Бөтенроссия авыл Сабантуе уза. Ул татарлар күпләп яшәгән салаларда гына оештырыла һәм Федераль Сабантуйдан шуның белән аерыла да. Хәзер Нократ Аланында 30 мең кеше яши. Аларның 18 проценты — милләттәшләребез. Димәк, һәр бишенче кешесе.
Авыл Сабантуе халкыбызга быел нинди программа тәкдим итте һәм ни өчен кунаклар татар авыл сабантуенда катнашырга тиеш дип саный? Мәйданнан Рузәл Шәрипов репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0