Онлайн трансляция

Свернуть

"Күрше фест-2025": җиңү яулаган ишегалды чаралары

"Күрше фест-2025": җиңү яулаган ишегалды чаралары

https://tnv.ru

02 Июль 2025, 09:45

40

0

"Күрше фест-2025": җиңү яулаган ишегалды чаралары
Татарстанда «Курше фест» проектының җиңүчеләре билгеле булды. Барлыгы 64 катнашучы беренчелекне яулый. Шуларның 42се — физик, 22се — юридик затлар. Конкурс республиканың барлык шәһәр һәм районнарын колачлады.

Бәйгене оештыручылар 585 гариза алган. Катнашучылар ишегалды бәйрәмнәренең дистәләгән сценариен тәкъдим иткән — концерт, лекция, гаилә квестлары, осталык дәресләре бар.

«Күрше фест» — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән май аенда башланган иде. Ул — «Безнең ишегалды» Республика программасының дәвамы булып тора. Җиңүчеләр һәм кызыклы ишегалды чаралары турында Эльмира Имамиева репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар