https://tnv.ru
14 Июль 2025, 15:58
744
0

Үзенең телеграм каналында Ямпольская: "Рус Теле туган телгә тиң. Рус телен һәм туган телне каршы кую ярамый, минемчә. Әгәр рус теле туган тел түгел икән, Россия дә Ватан түгел".
.jpg)
"Дөресен генә әйткәндә, миңа бу постны җибәргәч, мин аны фейк булуына ышандым. Күпмилләтле илдә үскән, Совет мәктәбен һәм Россия театр сәнгате академиясен тәмамлаган нормаль кеше болай уйлый һәм бигрәк тә сөйли алмый. Ничек кенә әле. Ягъни, әгәр мин татар телен үземнең туган телем дип саныйм икән, әгәр дә бу телдә әти-әнием, бабаларым сөйләште икән, мин гомумән кем, мин кайда тудым һәм яшим? Мин Туган илемдә, яраткан Россиядә, туган Татарстанда, тигез хокуклы халыкларның тугандаш гаиләсендә яшәвемә ышана идем. Әллә ялгышаммы?",- дип сорады Илшат Әминев.

"Борчылып Россия Федерациясе Конституциясен алдым, бераз җиңелрәк булып китте. 26 маддә. 2 пункт. Һәркем туган телен кулланырга, аралашу, тәрбия бирү, укыту һәм иҗат телен ирекле сайларга хокуклы. 68 маддә. Россия Федерациясенең бөтен территориясендә дәүләт теле булып, Россия Федерациясенең тигез хокуклы халыкларының күпмилләтле берлегенә кергән дәүләт төзүче халык теле буларак, рус теле санала. 3. Россия Федерациясе барлык халыкларга туган телне саклап калу, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли”, - дип искәртте ТНВ генераль директоры.

"Ягъни Конституция нигезендә барлык халыклар да нәкъ менә туган телләрен - рус, татар, башкорт, чечен, чуваш, удмурт, якут телләрен өйрәнергә хокуклы. Алар ике йөзгә якын. Шулай булгач, ничек Ямпольская ханым, әгәр рус теле туган түгел икән, Россия Ватан, туган ил түгел, дип әйтә ала. Ничек югары ранглы түрә Россия Конституциясен, төп Законны җәзасыз таптый ала? Иң кыены - аның сүзләре кирәк кешеләргә барып җитә. Менә инде Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы яшерен рәвештә федераль дәүләт белем бирү стандартына (ФГОС) үзгәрешләр әзерли: "Туган тел" мәктәп предметының исемен быелның сентябреннән "Россия Федерациясе халкы теле"нә үзгәртергә телиләр.

Илшат Әминев Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның "Туган тел" шигырен дә искә төшерде. Анда шундый сүзләр бар:
"И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы".
Көзгә бу юллар яңача яңгырыячакмы?
"И Россия Федерациясе халкы теле, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син Россия Федерациясе халкы теле аркылы".
"Барып җиттек!"

"Һәм соңгы сорау. Ни өчен бу түрәләрнең барысы да Россия Конституциясен бозып кына калмыйча, илебез Президентын да начар ишетә, ул бу темага һәр чыгышында Россия халыкларының туган телләренә ярдәм итү кирәклеге, аларны саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру турында сөйли", - дип тәмамлады Илшат Әминев.
Бүлешергә
Комментарии 0