Илзирә Юзаева: Ана теле урынына - уйдырма фән! Ә бит Конституциядә һәр халыкның үз туган телен белергә, өйрәнергә хокукы бар
https://tnv.ru
15 Июль 2025, 16:00
238
0

"Кулларыннан килсә, кеше утырткан агачтан да бүген үк такта ярырлар иде. Соңгы берничә дистә елда мәктәпләрнең бер җайга салынган күрешен, горефен пыран-заран китергән, туган телләрне укытудагы бетмәс-төкәнмәс үзгәрешләр инде тынды гына дигәндә, кемгәдер һаман күз көеге булып торган туган телләрнең сыртын тагын каезларга тотындылар. Киләсе уку елында бердәм уку-укыту стандартларында исәпкә әле торган, әмма санга калмаган туган тел дәресләренең хәзер инде исемен дә үзгәтергә мөмкиннәр. Озакламый мәктәпләр ана теле урынына – Россиядә яшәүче халыкларның теле дигән фәнне өйрәнәчәк. Бер караганда эш баш ватмалы түгел кебек. Чуртанны елгадан алып, күлгә салудан зыян ни - диярсез? Юк, җәмәгать, шөрепләр эшли әле, маңгай күзебез дә сукыр түгел, хәерсезлек хәрчак вак-төякләрдән җыела. Ана теле, туган тел дигән, баланың кечкенәдән күңленә салып киленгән иң газиз сүзләрдән мәктәп бусагасын атлап керүгә аеру – аның үз халкына берегеп торган кендек җепләрен өзү белән бер ул", - дип сөйләде Илзирә Юзаева.
"Юнсез бозау – анасын сөзә диләр. Кайчандыр Татарстан тарафыннан дәүләт думасына тәкъдим ителгән, Елена Ямполская дигән ханым, милли төбәкләрнең тыныч тормышын чалкан аударган бәндәләрнең берсе. Нәк аның үлчәп ачылмаган авызыннан, туган телең – рус теле булмаса, Россия – ватаның түгел дигән сәер сүзләр чыккан була. Гасырлар буе үз тарихи җирләрендә, үз тарихи вататтанарында яшәгән,үз туган телләрендә сөйләшкән һәм гасырлар буе илебезнең бердәмлеге өчен җанын фида кылган, сугышларда башын салган, илебезнең матур тормышы өчен тиенә хәтле биреп барган 150 дән артык халык барлыгын әллә белмиләрме ул?", - диде ул.
"Бүген Россия Конституциясендә язылган – һәр халыкның да, татарның да, башкортның да, удмуртның да, чувашның да, мариның да – үз туган телен белергә, өйрәнергә хокукы бар.
Халыкларның ана телләрең торышы, хәле, яшәеше бүген сары көнчелек уятыр дәрәҗәдәме? Болай да замана чоңгылына төшеп барганда, аларны типкәләп – төрткәләп, тибәреп торганчы, дилбегәсен сузар иде бер хәерлесе. Хәер, дөняның бәхет кошын тота алмасак та, әле койрыгында эленеп торырдай тырышлыгыбыз, егәрлегебез, үҗәтлегебез, үз сүзебез дә җитәрлек. Тышкы тирәлекнең басымы арткан саен, һава куыктан канга күчә бара ул. Биология фәне шулай өйрәтә", - дип җиткерде фикерен Юзаева.
Әлеге темага үз фикерен ТНВ генераль директоры Илшат Әминев та белдергән иде.
Бүлешергә
Комментарии 0