https://tnv.ru
15 Июль 2025, 17:21
248
0
Мәктәпләрдә "Туган тел" дәресен "Россия Федерациясе халкы теле"нә үзгәртергә телиләр. Бүген бу мәсьәләгә "Болгар радиосы"нда түгәрәк өстәл узды.
Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе һәм махсус проектлар җитәкчесе Айсылу Галиева фәннең исеме генә үзгәреп калмый, ә укытыла торган дәресләр саны да кими дип белдерде.
"Приказда игътибарны укытыла торган саннарның кимү ягына барганы игътибарны җәлеп итте. Мәсәлән, безнең 5 төрле уку варианты. Аларның 1-2 вариантларында туган телне укыту бөтенләй каралмаган. Калганнарында да бала туган тел яки Россия Федерациясе халкы телен беренче сыйныфта укудан мәхрүм кала. Безнең бала өендә, балалар бакчасында үз туган телендә сөйләшеп мәктәпкә килә икән, ул бер елга туган теленнән аерыла. Ул бары тик рус телендә генә укырга тиеш була. Икенче сыйныфтан ул телен яңадан өйрәнә.
Айсылу Галиева фикеренчә, балага рус мохитенә эләгеп, рус телендә сөйләшеп китәргә күп вакыт кирәкми. Аннары туган телендә фикер йөртергә кыен булачак.

Бүлешергә
Комментарии 0