Онлайн трансляция

Свернуть

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов : "Туган тел термины хәзерге көндә формаль үзгәреш кичерсә, ләкин киләчәктә гомумән аны алып атарга мөмкиннәр"

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов : "Туган тел термины хәзерге көндә формаль үзгәреш кичерсә, ләкин киләчәктә гомумән аны алып атарга мөмкиннәр"

https://tnv.ru

16 Июль 2025, 17:20

58

0

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов : "Туган тел термины хәзерге көндә формаль үзгәреш кичерсә, ләкин киләчәктә гомумән аны алып атарга мөмкиннәр"
Татар җәмәгатьчелеге мәктәпләрдә "Туган тел" дәресен "Россия Федерациясе халкы теле"нә үзгәртүгә җыенуга карата үз фикерен белдерә. Бүген "Болгар радиосы" студиясендә Бөтендөнья татар яшьләре берлеге рәисе Райнур Хәсәнов хәзер фәннең исеме үзгәрсә, киләчәктә аның җисеме дә үзгәрергә мөмкин дип саный.

"Шәхсән үзем өчен дә "Туган тел" белән "Россия Федерациясе халкы теле" ул икесе төрле әйбер. Туган тел дигәч миңа, беренче чиратта, әти-әни,әби-бабай, туган җирем, илем, йортым килә, ә "Россия халкы теле" дигәч - бернәрсә дә юк. Хәзерге көндә формаль үзгәреш булып тоела, ләкин киләчәктә гомумән аны алып атарга мөмкиннәр", - дип белдерде Райнур Хәсәнов.

"Без, татар җәмәгатьчелеге үз фикеребезне Дәүләт думасына җиткерергә тиешбез, ә алар - Мәскәү коллегаларына", - дип өстәде Бөтендөнья татар яшьләре берлеге рәисе. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар