Укытучы Рамил Ханнанов: Исемнәр алыштырып, документ тутырып укытучы балага бирергә тиешле кадерле вакытын югалта
https://tnv.ru
16 Июль 2025, 18:06
438
0

Бүген "Таяну ноктасы" тапшыруы кысаларында бик мөһим тема күтәрелде. "Туган тел" дәресен "Россия Федерациясе халкы теле"нә үзгәртүгә җыену.
“Адымнар” күптелле мәктәп укытучысы Рамил Ханнанов: "Исемнәр алмашыну нәрсәгә кирәк? Мәктәп системасына катнашы булмаган кешеләр моны ни өчен үзгәртә? Бүгенге көндә мәктәп кадрлар кытлыгы кичерә. Документ тутырып укытучы балага бирергә тиешле кадерле вакытын югалта. Исем үзгәртү зыян да ясый алмас, файда да китермәс, чөнки дәресләрне фидәкарь укытучылар укыта. Әмма исем үзгәрткәндә сәгать санын да бутарга яраталар. Сәгать саны кимү туган телгә китереп бәрә торган таш булачак. Без аннан куркабыз", - диде.
Рамил Ханнанов сүзләренчә, туган телне өйрәнү рус теленә зыян салмый. Татар телен яхшы белгән укучылар рус теленнән дә имтиханнарны, ЕГЭларны югары балларга тапшыра.

Бүлешергә
Комментарии 0