Онлайн трансляция

Свернуть

Илшат Әминев: "Туган тел" төшенчәсен "РФ халыклары теле"нә алмаштыру турындагы үзгәрешләрне Конституция судында тикшерергә кирәк

Илшат Әминев: "Туган тел" төшенчәсен "РФ халыклары теле"нә алмаштыру турындагы үзгәрешләрне Конституция судында тикшерергә кирәк

https://tnv.ru

17 Июль 2025, 12:48

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия Журналистлар берлегенең Татарстандагы бүлеге рәисе, ТНВ генераль директоры Илшат Әминев Дәүләт Советы утырышында "Туган тел" төшенчәсен кире кагып, аны "Россия халыклары теле"нә алыштыручы федераль дәүләт стандартларына үзгәрешләр кертү турындагы яңа боерыкны Конституция судында тикшерергә кирәк дип белдерде.

"Кайбер федераль хакимият органнарының аңлаешсыз тенденциясе барлыкка килә - мондый язмышны хәл итә торган законнарны төбәкләр белән фикер алышмыйча гына кабул итү. Бу - бик куркыныч тенденция. Алдагы адым "Туган тел"ләр турындагы закон булачак. Сишәмбе Россия Мәгариф министрлыгында киңәшмә булачак. Сез бу законны күрдегезме? Мин - юк", - диде Илшат Әминев.

ТНВ генераль директоры ассызыклаганча, федераль дәрәҗәдә расланган үзгәрешләр, хәтта Россия Конституциясе күзлегеннән караганда да, уртак булырга тиеш. Әмма закон, депутат сүзләренчә, серле рәвештә эшләнгән.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар