Онлайн трансляция

Свернуть

Илшат Әминев: "Туган тел"не саклап калдык

Илшат Әминев: "Туган тел"не саклап калдык

https://tnv.ru

22 Июль 2025, 16:50

561

0

ТР Дәүләт Советы депутаты, ТНВ генераль директоры Илшат Әминtв «Реплика» проектында безгә "Туган тел"не саклап калуларын белдерде. 

"Туган тел предмет буларак федераль дәүләт белем бирү стандартларында калачак. Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы 18 июньдәге боерыкка үзгәрешләр кертте, анда 1 сентябрьдән "Туган тел" мәктәп предметын "Россия Федерациясе халкы теле" дип үзгәртү күздә тотылган иде. Бу илебезнең күп кенә милли республикаларында каршылыклар уятты", - дип искәртте ТНВ генераль директоры.

"Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да федераль хакимият органнары карарлары белән килешмәүләрен белдерделәр, алар Ватаныбызның барлык халыкларының нәкъ менә туган телне өйрәнү, саклау һәм үстерү хокукын игълан итүче Россия Конституциясенең төп принципларына каршы килүләрен ассызыкладылар", - диде Илшат Әминев. Дәүләт Советында ул да чыгыш ясаган иде. 

"Кичә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында Россия Мәгариф Министрлыгының "Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының башлангыч, гомуми һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларына кагылышлы кайбер боерыкларына үзгәрешләр кертү турында" үзгәртүләр кергән боерыгы теркәлгән дигән мәгълүмат пәйда булды. Әлеге боерыкта элек "туган теле һәм (яисә) Россия Федерациясе Республикасының дәүләт теле", аннары «Россия Федерациясе халкының теле» дип аталган предмет 1 сентябрьдән «Туган тел, (Россия Федерациясе халкының теле, һәм (яисә) Россия Федерациясе Республикасының дәүләт теле» дип аталачак", - дип билгеләп үтте Илшат Әминев.

"Иң мөһиме, безнең балалар мәктәпләрдә "туган тел "не өйрәнәчәк һәм бу, килешәсездер, бик мөһим", - диде ул. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар