https://tnv.ru
23 Июль 2025, 17:10
446
0

Башкортстанда яшәүче блогер Рөстәм Нәбиев Уфа дәүләт медицина университетында магистратурада социаль эш белгечлеге буенча диплом алган.
Рөстәм сүзләренчә, бу - күптәнге хыялы. "Мин балачактан медицина турында хыялландым. Үз тормышымны әни кебек үк медицина белән бәйләргә теләдем. Мәктәптән соң кердем... ләкин теләгән факультетка түгел. Ул вакытта мин тоттым да китеп бардым", - дип яза ул телеграм каналында.
Ун елда Рөстәм Нәбиевның шәхси клиникасын ачарга телим. Ул тернәкләндерү юнәлешендә эшләячәк. Бу өлкәдә зур тәҗрибәм бар, аны үзем үттем. Нәрсә эшләргә кирәклеген беләм", - ди блогер.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиев Гинесс рекордлар китабының альпинистлык буенча рекорд куючысы, дөньяның иң югары нокталарына күтәрелгән кеше. Омскида армиядә хезмәт иткәндә, егетнең өстенә дивар җимерелеп төшә, ул ике аягын да югалта. Үзенең социаль челтәрләрендә Рөстәм, сәламәтлеге чикле булуга карамастан, күңелле һәм тулы тормыш белән яшәү рәвешен алга сөрә.
Фото: t.me/rustamnabiev92

Бүлешергә
Комментарии 0