Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ике бала үлеменә китергән юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыкланды

Татарстанда ике бала үлеменә китергән юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыкланды

https://tnv.ru

11 Август 2025, 10:22

1996

0

Татарстанда ике бала үлеменә китергән юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыкланды
Кичә кич Татарстанның Апас районында 42 яшьлек Hyundai Solaris автомобиле йөртүче юл читеннән узып китәргә теләгән, ләкин үз полосасына кайткач, идарә итүне югалткан һәм каршы як полосага очып чыккан.

Каршы якта ул Honda Civic белән бәрелешә, бәрелүдән аны борып ата һәм ул ВАЗга бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә урында Honda Civic та утырган 11 һәм 12 яшьлек бала үлгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан ГАИсында.

Моннан тыш, Honda Civic йөртүчесе һәм аның 38 яшьлек пассажиры, шулай ук Hyundai Solaris йөртүчесе зыян күргән. Килеп чыккан факт буенча прокуратура тикшерү оештырды.

Фото: t.me/prokrt

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар