Онлайн трансляция

Свернуть

Апаста ике бала үлеменә китергән фаҗига урынаннан репортаж! Кем гаепле?

Апаста ике бала үлеменә китергән фаҗига урынаннан репортаж! Кем гаепле?

https://tnv.ru

12 Август 2025, 10:29

563

0

Апаста ике бала үлеменә китергән фаҗига урынаннан репортаж! Кем гаепле?
Кичә Арчада - Апас районындагы авариядә һәлак булган ике баланы җирләделәр. Фаҗига кичә кич Казан-Ульяновск трассасында килеп чыга.

Анда берьюлы 3 машина: Хюндай Солярис, Хонда Цивик һәм Лада бәрелешкән. Цивикта абыйлы-энеле ике ир-ат барган һәм салонда берсенең балалары була. Бер гаепсез - 11 яшьлек малай белән 12 яшьлек кыз үләләр.

Ир-атларның гомерен саклап калу өчен төне буе табиблар көрәшкән. Кичә аларны вертолет белән Казанга алып килделәр. Авариядә гаепле дип шикләнелүче ир дә - хастаханәдә ята. Фаҗиганең кайбер нечкәлекләре турында ТНВ хәбәрчесе Инзилә Хөсәенова сөйләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар