https://tnv.ru
12 Август 2025, 15:08
619
0

Бүген Татарстан территориясе күгендә бер сәгать эчендә 9 пилотсыз очкычны бәреп төшергәннәр. Бу махсус хәрби операция башланганнан бирле Республикада дроннарның иң күп юк ителүе.
Алар сәнәгать объектларына җибәрелгән була. Зыян күрүчеләр юк, хәзер предприятиеләр гадәти режимда эшли. Республикада пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы режимы иртәнге 8нче яртыдан үк гамәлгә кертелде. Бу хәбәр Казан, Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллыдада яшәүчеләргә кагыла дип хәбәр иттеләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Соңрак анда Әлмәт тә өстәлде. Социаль челтәрләрдә урамнарда сирена яңгыраган видеолар таралды. Түбән Камада домофоннардан кисәтү булган, подъезд ишекләре автомат рәвештә үзләре ачылган. Росавиация Казан аэропортының эшчәнлеген чикләде.
Анда "Ковер" режимы игълан ителә. Ул вакыт эчендә 15 рейсны тоткарлаганнар. Казанга очучы 5 самолёт запас аэродромга утырган. Түбән Каманың Бегиш аэропортында да чикләүләр гамәлдә.
Фото: скриншот ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0