Онлайн трансляция

Свернуть

Дроннар һөҗүме куркынычы: интернет юк, вай-фай тотмый. Нишләргә?

Дроннар һөҗүме куркынычы: интернет юк, вай-фай тотмый. Нишләргә?

https://tnv.ru

18 Август 2025, 16:08

Республикада дроннар һөҗүме куркынычы булганда мобиль телефон аша интернет чикләнә. Бу мәсьәләне хәл итү өчен 19нчы июльдә Республика җитәкчелеге Цифралаштыру министрлыгына бурыч куйган иде: тотрыклы элемтә урнаштыру өчен җәмәгать урыннарында кешегә интернетка чыга алу мөмкинлеген булдыру. 

Шуннан соң, ачык интернет булган урыннарның интерактив картасын төзеп сайтка куйдылар. Анда Татарстан буенча 2 мең нокта күрсәтелгән. Шуларның 800е Казанга туры килә. Бүген Эльмира Имамиева картаны кулына алып, шәһәргә чыгып китте һәм интернет эзләде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар