Онлайн трансляция

Свернуть

Апаста килеп чыккан авариядә бер гаиләдән ике баланың һәлак булуы турында ниләр билгеле? | Адымнар

Апаста килеп чыккан авариядә бер гаиләдән ике баланың һәлак булуы турында ниләр билгеле? | Адымнар

https://tnv.ru

18 Август 2025, 17:46

Апаста килеп чыккан авариядә бер гаиләдән ике баланың һәлак булуы - күпчелекне уйланырга мәҗбүр итте. Бу транспорт һәлакате бөтен яктан караганда да гыйбрәт булырлык. Юл кагыйдәләрен тупас рәвештә бозу - бер гаепсез гаиләнең язмышын хәл итә. Чөнки балалар үлде, әтиләре хастаханәдә кома хәлендә иде, әниләре - ике ут арасында. Уң яктан узарга керү, тизлекне арттыру, идарәне югалту - шушы берничә ярамаган гамәлнең чиратлашуы - фаҗига сәбәбе була.   

Ел башынннан Татарстан юлларында балалар катнашында 285 һәлакәт килеп чыккан. 307 сабый - тән җәрәхәтләре ала, 9 бала үлә. Статистиканы карасак, һәр өченче авариядә балалар пассажир булган. Быел гомерләре өзелгән сабыйларның да 80%ы - янда гына утырган. 

Димәк, балаларны машина йөртүчеләр харап итә. Бу машинаныкымы? Каршыга килүчесенекеме? Аерма юк. Инзилә Хөсәенованың әлеге фаҗига эзеннән репортажын карыйк.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар