Онлайн трансляция

Свернуть

"Минем дустым - Миңнеханов Рөстәм" тренды 11 миллионнан артык карау җыйган

"Минем дустым - Миңнеханов Рөстәм" тренды 11 миллионнан артык карау җыйган

https://tnv.ru

09 Сентябрь 2025, 15:58

250

0

Социаль челтәрләрдә Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе чыгарган "Минем дустым — Миңнеханов Рөстәм" музыкаль трегына клип 11 миллионнан артык карау җыйган. 

"Без социаль челтәрләрдә тренд роликлар барлыкка килүен күрдек, һәм үзебезнекен эшләргә теләдек. Безгә Казанны, аның энергияле атмосферасын, төрле милләт кешеләренең бию һәм иҗат аша уртак тел табуын күрсәтү мөһим иде. Роликны нәкъ менә шундый форматта төшерү идеясе әнә шулай туды", - дип сөйләде Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Диләрә Дамар.

Төрле яшьтәге яшь буынны берләштергән җыр социаль челтәрләрнең патриотик кәефләрне ничек кабыза алуын күрсәтә. Трекны интернетта урнаштырган "КАЕН.Медиа" аны яздырганда ясалма интеллект кулланылуы турында сөйләделәр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар