https://tnv.ru
11 Сентябрь 2025, 14:20
Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында мобиль интернет эшләми. Биредә яшәүчеләр сентябрь башыннан бирле шулай, дип зарлана. Аның сәбәпләрен бүген журналистларга Республиканың элемтә министры аңлатты. Ул әйтүенчә,
"Хәзер 4G форматтагы интернет - дроннар белән идарә итү каналы булып тора". Шуңа күрә Казанның сәнәгать районын, шул исәптән авиация заводын саклар өчен, интернетны чиклиләр. Ләкин шалтыратып сөйләшү өчен мобиль элемтә бар, ул бик сирәк очракта гына бетерелә. Октябрь ахырына кадәр Казанда 300 урында бушлай вай-фай нокталары барлыкка киләчәк.
Бүлешергә
Комментарии 0