https://tnv.ru
17 Сентябрь 2025, 09:40
49
0

Гаҗәеп якташларыбызның берсе - Мансур Сәйфуллин. Республика көне алдыннан ул Эльбруска - 5 мең 642 метр биеклеккә менеп, Татарстан байрагын Европаның иң югары ноктасына күтәрде.
Хәзер күпләр, кем Казбек белән Эльбруска менми, дияр. Әмма Мансур Сәйфуллинга 61 яшь. Биеклекләрне ул кислородлы битлек кимичә, махсус техника - ягъни ретракка утырмыйча яулый. 4 көн аерма белән 5 мең метрлы ике тауны буйсындыра.
Әле август уртасында гына бөтен дөнья Кыргызстан тавындагы куркыныч фаҗигане күзәткән иде - анда Россия альпинисты Наталья Наговицинаны югалттык. Мондый хәлдән соң - теләсә кайсы биеклекне яулау - ул һәрвакыт яшәү белән үлем арасында калу икәнен аңлйсың. Өстә - үр, аста - упкын. Хәбәрчебез Алия Сабирова Мансур Сәйфуллинны Яр Чаллыда каршы алды һәм альпинист безне Татарстанның иң биек тавына чакырды.

Бүлешергә
Комментарии 0