Онлайн трансляция

Свернуть

Төлкеләрне аулау тәртибенә нинди үзгәреш кертелгән? | Адымнар

Төлкеләрне аулау тәртибенә нинди үзгәреш кертелгән? | Адымнар

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2025, 12:10

Республиканың авыл-шәһәрләрендә соңгы елларда сукбай этләр белән көрәшкән арада, яңа проблема баш калкытты. Татар халкы "Изге урын буш тормый" дигәндәй, хәзер авылларда төлкеләр үрчегән. Якынча исәп буенча, аларның саны бездә 6 меңнән артып китә. Бу - узган ел белән чагыштырганда 13% күбрәк. Аларның күбәюен - төлкеләрне аулау тәртибенә кертелгән үзгәреш белән бәйлиләр.

Эш шунда ки, узган елның маенда - Россиянең табигый ресурслар һәм экология министрлыгы «ау ресурсларының санын көйләү» буенча фәрманга яңалык керткән. Элек төбәкләр төлке санын үзләре ничек тели, шулай контрольдә тотса, хәзер аларны котыру чире билгеләре табылса гына атарга ярый. Димәк, аучыга төлкене ату өчен башта биоресурслар комитетыннан рөхсәт алырга кирәк. Ә моның өчен аның авыру икәне расланырга тиеш.

Узган ел бездә бу чорга 5 мең төлке атылса, быел 3 мең генә. Ветеринарлар - котыру чиренең кабат баш калкытуын да шуннан күрә. Инзилә Хөсәенова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар