https://tnv.ru
25 Сентябрь 2025, 11:10
Казанның 18нче мәктәбе янына һәр иртәдә ГАИ хезмәткәрләрен җибәрергә мәҗбүрләр. Мондагы юлда көн саен була торган кыенлыкны алардан башка хәл итү мөмкин түгел. Әти-әниләр балаларын уку йорты янында калдырганда җәмәгать транспорты тукталышына керәләр. Урамда бөке хасил була.
Автобуслар пассажирларны тиешле урында төшерә һәм утырта алмый. Ни өчен ата-аналар юл кагыйдәләрен боза, алар башка урында туктый алсын өчен шартлар булдырылачакмы? Бу сорауларга җавапны Алия Сабирова эзләде.
Бүлешергә
Комментарии 0