Онлайн трансляция

Свернуть

Россия Федерациясендә көзге чакырылыш башланды

Россия Федерациясендә көзге чакырылыш башланды

https://tnv.ru

01 Октябрь 2025, 10:38

Бүген Россия федерациясендә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Шул ук вакытта Ерак Төньякның аерым районнарында һәм аларга тиңләштерелгән территорияләрдә көзге чакырылыш 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр узачак. Бу климат үзенчәлекләренә бәйле.

Исегезгә төшерәбез, быелгы чакырылыш кампанияләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында, шулай ук РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителгән елда уза.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар