https://tnv.ru
01 Октябрь 2025, 14:06
Татарстанда ел башыннан пошилар белән килеп чыккан юл һәлакәтләрендә ике кешенең гомере өзелә. 13 кеше төрле тән җәрәхәтләре ала.
Аның соңгысы әле ике көн элек кенә Лаеш районында теркәлә. Көз көнне пошиларның иң актив чоры. Ерак юлларга чыга башлыйлар. Бу вакытта машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк ди белгечләр.
Республикадагы борчулы күрсәткечләр белән Нәфисә Минәҗева таныштырыр.
Бүлешергә
Комментарии 0