https://tnv.ru
01 Октябрь 2025, 16:27
Татарстанда хәзер 960 меңнән артык өлкән кеше яши. Шуларның 294-е йөзьяшәрләр һәм аннан да олыраклар.
Бүген Хөкүмәт йортында республикада өлкәннәр декадасы ничек уздырылачак, шул хакта сөйләделәр. Ул 1 октябрьдән 10ысына кадәр дәвам итә. Татарстан Рәисе ункөнлекне югары дәрәҗәдә оештыру бурычын куйган.
Беркем дә игътибардан читтә калмаска тиеш. Пенсионерлар өчен спорт, күңел ачу чаралары үткәреләчәк. Шулай ук бушлай юридик ярдәм күрсәтү, музейларга бару каралган. Ә ерак авылларда яшәүчеләргә медицина тикшерүе уздыру өчен табиблар җибәрелә. Теманы Эльмира Имамиева дәвам итәр.
Бүлешергә
Комментарии 0